Национальная библиотека им. А. С. Пушкина Республики Мордовия

«Вакыт, вакыйгалар, кешеләр»: туган якны өйрәнү яңалыклары

2023 ел Мордовия Республикасында Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә мәдәният учреждениеләре үткәргән күп кенә чаралар шушы датага багышланган. Аларның кайберләре Пушкин картасы буенча үткәрелә.

Пушкин картасы тарихы 2021 елда башлана. Президентның, Мәдәният министрлыгының һәм РФ Цифрлы үсеш министрлыгының уртак инициати-васы буенча яшьләргә аккредитацияләнгән күргәзмәләргә, концертларга, музейларга, кинотеатрларга дотация нигезендә барырга мөмкинлек бирүче проект эшли башлады.

Программаны техник яктан гамәлгә ашыру «Почта Банк»ка йөкләнгән. Аның бүлекчәләре хәтта Россиянең ерак почмакларында да бар. Өстәмә рәвештә «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» махсус кушымтасы эшләнде.

Пушкин картасы 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә дәүләттән мәдәни чараларга йөрү өчен бүлеп бирелгән акчаны алырга мөмкинлек бирә.

Проектның стартында, 2021 елда, карта лимиты 3000 сумга чикләнгән. 2022 елдан Пушкин картасының номиналы бер елга 5000 сум тәшкил итә.

Мордовия Республикасының Александр Сергеевич Пушкин исемендәге Милли китапханәсе, Россиянең барлык мәдәният учреждениеләре кебек, Пушкин картасы буенча чаралар үткәрә.

15 майда чираттагы чараны милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге Мордовия халыкларының тату гаиләсендә яшәүче күпсанлы халыкларның берсенә – татарларга багышлады. Николай Платонович Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының югары уку йортына әзерлек факультеты студентлары өчен татар милли ризыгы чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Чараның максаты шундый иде: студентларны татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли ризыклары белән таныштыру.

Моның өчен бүлек хезмәткәрләре «Мордовия татарлары» исеме астында китап күргәзмәсен һәм Мордовия татарларының азыгы турында презентация әзерләделәр. Интернеттан алынган чак-чак әзерләү буенча мастер-класс видеосы күрсәтелде.

Бүлегенең баш китапханәчесе Әлфия Маланьчева өендә чәк-чәк әзерләде. Чара ахырында аның белән барлык катнашучылар чәй эчтеләр.