7 мартта РСФСРның (1981) һәм СССРның (1985) атказанган тренеры, теннис буенча СССР спорт мастеры (1966), Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр полковнигы (1998), фәлсәфә фәннәре докторы (2001), Мордовия Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2003), Россия дәүләт физик культура академиясе доценты, «МИРБИС» Мәскәү халыкара Югары бизнес мәктәбенең мактаулы профессоры, Халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе академигы, Куркынычсызлык, оборона һәм хокук тәртибе проблемалары академиясенең хакыйкый әгъзасы Шамил Әнвәр улы Тарпищев тууына 75 ел тула.
Ул Мәскәү шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туган. ГЦОЛИФКны тәмамлый (1970). 1968–1970 елларда – «Энергия» спорт комбинатының теннис буенча тренеры (Мәскәү).
Армиядә хезмәт иткәннән соң (1974) – СССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт комитетының спорт чаралары идарәсенең теннис буенча тренеры; 1986–1988 елларда – теннис буенча СССР җыелма командасының өлкән тренеры; 1988–1992 елларда – СССР эчке гаскәрләр үзәк идарәсе каршындагы спорт командасының баш тренеры; 1992–1994 елларда – физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча Россия Президенты киңәшчесе; 1994–1997 елларда –физик культура һәм туризм буенча РФ Дәүләт комитеты рәисе; 1997 елдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү округының спорт командасы баш тренеры.
Тарпищев җитәкчелегендә (капитан – 1974 елдан) Россия Теннис җыелма командасы Европа чемпионатларында 26 алтын һәм 34 көмеш медаль (шәхси зачетта) яулады (1974–1983), «Европа – Азия» матчында (Истанбул шәһәре, 1983), «Дэвис Кубогы» турнирында (Париж шәһәре, 2002) җиңүче була, «Король Кубогы» (1981, 1990), «Дөнья Кубогы» (Дюссельдорф шәһәре, 2000–2002), «Федерация Кубогы» (Мадрид шәһәре, 2001) турнирлары финалына чыкты.
Шамил Әнвәр улы Тарпищев – Россия Теннис федерациясе президенты (1999 елдан). «Кремль Кубогы» халыкара теннис турнирының Директорлар советы рәисе (1997 елдан), РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт буенча координация комитеты (1993–1997), Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен һәм спортны үстерү стратегиясен эшләү буенча комиссияләрдә (2002 елдан).
Халыкара Олимпия комитеты, Россия Федерациясе Олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы (1994 елдан).
РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт Советы Президиумы әгъзасы (2002 елдан).
«Россия Федерациясенең Иң яхшы тренеры» исеменә лаек була (2002).
«Елның иң яхшы тренеры» номинациясендә «Дан» милли премиясе лауреаты (2003), спорт өлкәсендә чит илләрдә Россия имиджын үстерүгә керткән өлеше өчен «Алтын хризантем» премиясе лауреаты (2003).
Мордовия Республикасында зур теннис формалашуга өлеш кертә.
Теннис каплаулары ясау өчен тугыз авторлык таныклыгы бар.
Казанда Теннис академиясе Шамил Тарпищев исеме белән аталган.
Мактау орденнары, III (2018) һәм IV (2008) дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.