Национальная библиотека им. А. С. Пушкина Республики Мордовия

Туган якны өйрәнү яңалыклары «Вакыт. Вакыйга. Кешеләр»: Симаев Әхмәт Садретдинович (1915–1944)

Симаев Әхмәт Садретдин улы – шагыйрь, журналист, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1915 елның 28 декабрендә Мордовия Республикасы Краснослободск муниөипалҗ районының Усть-Рахмановка авылында туа.

Әхмәт Садретдинович 1928 елдан Мәскәүдә яши. Төзелеш техникумын тәмамлый, Мәскәү метросы төзелешендә бетон буенча лаборант булып эшли; Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Муса Җәлил белән дуслык А.Симаевның бөтен тормыш юлын алдан билгеләде: ул аны шигърияткә генә түгел, журналистикага да бәйләде. 1933–1936 елларда Симаевның шигырьләре һәм язмалары «Коммунист» (татар телендә), «Метро төзелеше ударнигы» газеталарында басыла. 1936–1940 елларда А. Симаев – әдәби хезмәткәр, якшәмбе «Коммунист» газетасы саркәтибе. 1939 елда Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1940 елның октябрендә Кызыл Армиягә алына. Фронтта 6 ай була: 250 нче һава – десант полкының радист – десантчысы. 1942 ел башында аларның самолеты дошман территориясеннән бәреп төшерелә. Әсирлектә А. С. Симаев фашистларга каршы подполье оештыручыларның берсе була. Гестапо аларның төркемен ача. Судка кадәр, 1943 елның 4 августыннан 1944 елның мартына кадәр, А. Симаев, М. Җәлил һәм аларның иптәшләре Тегель төрмәсендә булганнар, аннары Берлиндагы Плетцензей төрмәсенә күчерелгәннәр.

Симаев 1944 елның 25 августында Муса Җәлил артыннан гильотинада җәзалап үтерелә.