Национальная библиотека им. А. С. Пушкина Республики Мордовия

Туган якны өйрәнү яңалыклары «Вакыт. Вакыйга. Кешеләр»: Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль

Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улы (1926–2008) – мөгаллим, шәркыять, педагогика фәннәре докторы (1972), профессор (1978), РФ атказанган фән эшлеклесе (1996), Татарстан дәүләт премия лауреаты (1996), Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Алтар авылында, Мордовия Республикасының хәзерге Ромодан районы, ярлы крестьян гаиләсендә 1926 елның 1 маенда туа. Иркутск хәрби авиация-техник училищесын (1948), чит телләр Хәрби институтын (1955) тәмамлый.

1941 елдан – Лямбир МТС механизаторы. 1956 елдан – Казан дәүләт университетында гарәп һәм татар телләре укытучысы; 1958 елдан – Татарстан АССРның мәгариф министры, 1976 елдан – СССР АПН һөнәри-техник педагогика фәнни-тикшеренү институты директоры. 1992–1995 елларда – Татар-Америка көллияте ректоры (Казан).

М. И. Мәхмүтов – 500гә якын фәнни хезмәт авторы, аларның күбесе чит телләргә тәрҗемә ителгән. Гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы-үсешле укыту ысуллары теориясен эшли. М. И. Мәхмүтовның «Современный урок» монографиясе (Мәскәү, 1985) Н. К. Крупская исемендәге премиягә лаек була. 9 доктор һәм 36 фән кандидаты әзерләгән. ТАССР Югары Советы депутаты (1959–1979). Белемсезлекне бетерү буенча халыкара комитет әгъзасы һәм ЮНЕСКО эксперты (1963–1976).

Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

2008 елның 25 мартында вафат була.