Национальная библиотека им. А. С. Пушкина Республики Мордовия

Асым Айзятуллович Баляев

15 августта Советлар Союзы Герое (19.03.1944), Бөек Ватан сугышында катнашучы, пехотинчы, гвардия рядовое, хәзерге Лямберә муниципаль районы Пензятка авылында туган Асым Айзятулла улы Баляевның тууына 100 ел тула.

Асым Айзятулла улы Баляев хәзерге Мордовия Республикасы Лямбирә районы Пензятка авылында крестьян гаиләсендә туган.

Сугышка кадәр Калинин өлкәсендә, «Волгострой» да эшли. 1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында катнашучы.

78 нче гвардия укчы полкы укчысы (25-нче гвардия укчы дивизиясе, 6-нчы армия, көньяк-көнбатыш фронт) гвардия рядовое Баляев 1943 елның 26 сентябренә каршы төндә батырлык күрсәтә.

Төркем составында дошман уты астында беренчеләрдән булып Войсковое авылыннан төньяктарак Днепр аша чыга. Плацдармда ныклап урнашып, сугышчылар дошманның 5 контратакасын кире кагалар, взводка кадәр фашистларны юк итәләр. Баляев шәхсән дошман оборонасы линиясен җимергәндә 20 дән артык немец солдатын юк итә.

Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында бирелә. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Мәскәү янында, Ногинск шәһәрендә яши, шунда күмелә.