Национальная библиотека им. А. С. Пушкина Республики Мордовия

Ариков Юнир Сафиулла Улы

6 ноябрьдә спортчы, грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган тренеры, спорт мастеры, Мордовия Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Юнир Сафиулла улы Ариковның тууына 70 ел тула (1953).

Ул хәзерге Мордовиянең Лямберә районы Татар Свербейка авылында туган. М. Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1986).

1968 елда аны көрәшкә өлкән абыйсы Шамил алып килә. Мордовиядә көрәшкә нигез салучы Кирилл Максимович Комаров аның тренеры була.

Армиядә хезмәт иткәндә, Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә, шулай ук көрәш белән шөгыльләнә. Дивизия беренчелегендә җиңүче була.

Армия хезмәтеннән соң Юнир Сафиулла улы Ариков училищеда производствода укыту мастеры, төзелештә слесарь булып эшли.

1975 елда Юнир Паневижиста Балтыйк буе Кубогы Бөтенсоюз турнирында, Хезмәт резервлары җәмгыятеннән Россия чемпионатында җиңүче була, ике тапкыр Советлар Союзы призеры була. СССР спорт мастеры нормативын үтәгән.

Грек-рим көрәше буенча 10нан артык спорт мастерын тәрбияли. 1986 елда Россия Федерациясе Дәүләт спорт комитеты каршындагы Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, аннары Алексей Мишин исемендәге спорт көрәше һәм дзюдо буенча Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли башлый.

Аның тәрбияләнүчеләре арасында бик күп танылган фамилияләр бар. Бу – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры Юнир Әлмәшев, кадетлар һәм юниорлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры Рушан Барсуков, Денис Мортазин – спорт мастеры, билбау көрәше буенча күп тапкыр Россия чемпионы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Соңрак ул тәрбияләнүчеләренең балаларын һәм хәтта оныкларын да өйрәтә башлый.