24 сентябрьдә педагог, журналист, археограф, татар һәм Көнчыгыш кулъязмалары буенча белгеч, дин белеме докторы Алимов Сабир Алимовичның тууына 150 ел тула.
Ул 1873 елда хәзерге Мордовия Республикасы Лямбирә районы Татар Тавла авылында, крестьян гаиләсендә туган.
Алтары авылының мәдрәсәсен (хәзерге Мордовиянең Ромоданово районы), Бохара шәһәренең (1896), мөселман дин белгечләрен әзерләү үзәген – Каһирә шәһәрендәге ислам университеты Әл-Азһәр (Светозарнейший) тәмамлаган (1904).
1896–1921 елларда Ташкент, Ырымбур, Әстерхан шәһәрләрендә уку йортларында укыта, бер үк вакытта 1900–1912 елларда «Әл-Лива» (Каир) газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була.
1935–1939 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Ленинград көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре.
500дән артык кулъязма китап, борынгы татар, төрек, үзбәк, нугай, төрекмән, казах, гарәп һәм фарсы телләрендәге документлар җыя һәм системалаштыра.
Алимовның иң кыйммәтле табышы – борынгы Хорезм теленең сүзлеге белән 13 гасырның «Китаб-эль Коният-эльмения» кулъязмасы.
1939 елның 15 ноябрендә вафат була. Әстерхан шәһәрендә җирләнгән.